Алмалы рулет
Кирәк булачак: алма - 4-5шт., йомырка - 4шт., шикәр комы - 120гр., он - 120гр., разрыхлитель - 1б.к.
Алманы әрчеп, угычтан уабыз. Табага пергамент кәгазе җәеп, алманы шунда тигезләп җәеп чыгабыз. Өстенә бераз гына шикәр комы сибәргә мөмкин.
Камыр өчен йомыркага шикәр комы, разрыхлитель кушып миксер ярдәмендә кабартабыз, соңыннан әз-әзләп он салабыз. Яхшылап кашык белэн болгатабыз. Сыек камырны алма өстенә агызабыз. 180 градуска хатле җылытылган духовкага 15-20 минутка тыгабыз. Духовкадан алуга рулет формасында төрәбез һәм суытабыз. Суынгач, өстенә шикәр оны сибәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев