Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Баш авыртканда нишләргә

Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә баш миенең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле.

Кирәгеннән артык тупланган “начар” холестерин, тозлар, майлар, шлаклар, токсиннар, эреле ваклы тамырлар эчендә утырым рәвешендәге атеросклеротик оершалар хасил итеп, аларның табигый үткәрүчәнлегенә зыян сала. Нәтиҗәдә баш сызлый, күрү һәм хәтер начарлана. Бу хәлдән котылу өчен, учлап дару ашаганчы, кан тамырларын табигый юл белән чистарту һәм киңәйтү күпкә отышлырак һәм арзанрак. 

Гранат, алма, кишер соклары
Бу сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына үзебез сыгып алганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә, ашар алдыннан яртышар стакан күләмендә эчү сорала. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү файдалырак.

Киптерелгән җимешләр һәм мандарин
Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның согы сыгылган 1 стакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк, тагын шулчаклы вакыт үткәч, иртәнге ашка рәхим итәргә дә була.

Югарыда санап үтелгән ысулларның, һичьюгы, бер-икесен генә кулланып карасак та, чагыштырмача тиз арада нәтиҗәсе сизелми калмас. Иң мөһиме: бу табигый азыклар баш миебезне чорнап алган капиллярларны табигый юл белән чистартып, кан йөрешен, матдәләр алмашын яхшыртыр, ми эшчәнлеген нормага салыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев