Бергәләп пицца ясыйбыз
Ашларыгыз тәмле булсын!
Кирәк
Камыр өчен
- ярты бал кашыгы чәй содасы
- ярты бал кашыгы тоз
- 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч
- 2 стакан чамасы он
- 250 мл кефир (2,5%)
Эчлек өчен
- 150 г сыр (моцарелла кебек йомшак сыр яхшырак)
- 1 помидор
- 1 татлы борыч
- зәйтүн җимешләре
- суган
- шампиньон гөмбәсе
- 3 аш кашыгы томат соусы
Эш барышы
Кефирга сода салып, яхшылап туглыйбыз. Кефир бераз күпереп, күбекләнеп китә. Онны коры савытка иләп, тоз һәм камыр көпшәкләндергечне кушабыз. Барысын бергә әйбәтләп катнаштырабыз. Кефирга онның яртысын кушып, туглыйбыз. Калган яртысын аз-азлап куша барып, уклау белән җәярлек үзле камыр басабыз. Камырны ике тигез кисәккә бүләбез – ике пицца пешерәчәкбез. Һәр кисәкне кул белән генә баскалап җәябез. Пиццаның диаметры якынча 25–30 см булырга тиеш. Җәем өстенә мул итеп томат соусы ягабыз һәм сыр кисәкләре тезеп чыгабыз. Сыр өстенә юка итеп киселгән помидор телемнәре, тәгәрмәчләп туралган баллы борыч, ярымбоҗралап туралган суган куела. Туралган чи гөмбә белән зәйтүн җимешләрен тезгәч, пицца өстенә янәдән сыр кисәкләре куеп чыгабыз. Хәзер инде коры табага пергамент кәгазе җәеп, пиццаларны урнаштырабыз һәм 250 градуслы мичтә 10 минут пешерәбез. Әзер пиццаны кайнар килеш табынга бирәбез.
Чыганак:сөембикә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев