Бик тәмле пирог рецепты
Пирогны әзерләү өчен 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан каймак, 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты кашык тоз, 30-35 грамм атланмай, 1 стакан он кирәк.
-Манный ярмасына каймак салабыз да бер сәгать чамасы тотабыз.
-Йомыркага шикәр комы белән тоз салып болгатабыз.
-Соңыннан атланмай салабыз.
-Әлеге катнашмага каймаклы манный ярмасын агызабыз.
-Он өстәп, куе камырны яхшылап бутыйбыз
-Пирог пешерә торган формага май сөртеп, шунда камырны агызабыз
-40-45 минут газ мичендә пешереп алабыз
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев