Цикорийның файдасы
Цикорийның күп чирләрдән дәвасы бар. Шулай да, күпләр өчен аның кыйммәте организмдагы артык холестеринны чыгара алуында. Ул матдәләр алмашын җайга сала, аны яхшырта.
Халыкта аның «бавыр үләне» дигән атамасы да бар. Борынгылар аны бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалау өчен киң кулланган.
Бөерендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә дә дәва бирә. Ул үтне сыеклый, бәвелне арттыра.
Ашказаны, талак, ашказаны асты бизе авыртканнан дәва булаларак кулланыла ала.
Нерв системасын тынычландыру үзлеге билгеле. Элек аның төнәтмәсе белән неврозларны, истерияләрне дәвалаганнар.
Цикорий кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә һәм җиңелчә формадагы шикәр диабетын дәвалаганда кулланыла ала.
Кан басымы югары булып, кофе эчәргә ярамаганда, цикорий тамырларын кофе кебек кайнатып эчәргә мөмкин, аларның тәме бераз охшаш.
Бу үлән тамырыннан әзерләнгән төнәтмә буыннар сызлавын баса, остеохондроздан шифа бирә, подаграны дәваларга булыша.
Ашкайнату органнарын дәвалар өчен, аны үлемсез гөл, сары мәтрүшкә, көтүче сумкасы һәм кукуруз чәче белән бергә куллану отышлырак.
Тамырлардан әзерләнгән ботканы чуан чыккан җиргә япсаң, чуан тизрәк төзәлә.
Кадерле укучыларыбыз, искәртеп узабыз, һәрнәрсәнең файдасы булган кебек зыяны да бар:
- ашказаны юллары авырулы кешеләргә,
- варикозлы һәм геморрое булаган кешеләргә,
- түбән басымлы кешеләргә даими кулланырга киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев