Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Финикның файдалы яклары

Финикның файдасы санап бетергесез. Менә берничәсе генә.

Беренчедән, аның анемиядән ярдәме тия. Йөкле хатыннарга, балаларга гемоглобинны күтәрү өчен ул аеруча файдалы.

Икенчедән, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. Диарея яисә эч кату белән интегүчеләргә финикларны кичтән суга салып куеп, иртән шул суны эчеп куярга кирәк.

Өченчедән, финиклар артык калорияләрдән арындыра һәм ябыгырга теләүчеләр өчен бер дигән чара. Шулай да аның составында шикәр күп, шуңа да чамасын белеп ашарга кирәк.

Дүртенчедән, бу җимеш холестеринны нормада тотарга ярдәм итә. Ул кан юлларын "тазарта", тромб барлыкка килүдән саклый.

Бишенчедән, йөрәк авырулары, кан басымы күтәрелеп интегүчеләргә дә файдасы зур. Финикларның составында кан басымын нормага китерергә ярдәм итүче калий күп.
 
Алтынчыдан, финиклар инсульт барлыкка килү куркынычын киметә. Көн саен аз-азлап финиклар ашау бу чирнең барлыкка килү ихтималлыгын 40 процентка азайта.

 

Составы

Бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Аларны кипкән килеш тә, яңа өлгергән килеш тә ашыйлар. Төсләре карадан алып акка кадәр, шулай ук зәңгәр, көрән һәм сары төстәгеләре дә очрый. Төренә карап кайбер саннар үзгәрсә дә, 1 җимешнең уртача составы мондый: 2,2% аксым, 73% - углевод (аны диабет белән авыручыларга  да ашау рөхсәт ителә) 2,3% сүс, селен матдәсе бар. Ахыргы икесе рак авыруларының килеп чыгу ихтималын киметә, иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртулары куркынычын азайта. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минераллар, тешләрне кариестан саклаучы фтор бар. Финик җимешендә холестерин юк. Финик аз калорияле җимеш: бер финикта уртача 23 калорий. Шуңа күрә дә артык авырлыктан интегүчеләргә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык, энергия чыганагы ул. Күп илләрдә финикларны кеше сәламәтлеген ныгытучы, гомер озынлыгын тәэмин итүче  җимеш буларак файдаланалар. Кытайда, мәсәлән, финик кына ашап торучы йөзьяшәрләр булуы билгеле. Бу җимеш тагын күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, эчәкләр өчен файдалы, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев