Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Фитыр садакасын кемнәргә бирергә ярамый

Фитыр садакасын мохтаҗларга бирәләр, ләкин монда кайбер чикләүләр бар. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасындагы мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба барыгыз: мәхәллә, район, микрорайон. », — диде имам.

Шул ук вакытта фитыр садакасын турыдан-туры туганнарга: ата-аналарга, әби-бабайларга, балаларга һәм оныкларга бирү тыела.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләмен 120 мең сум (көмеш буенча) дип билгеләде. Фитыр сәдакасының аз күләме — 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә — 1200 сум.

Чыганак: татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев