Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Кабактан сок

Кирәк булачак: кабак – 5 кг, су – 11 литр, әфлисун – 6 данә, лимон кислотасы – 2 аш кашыгы, шикәр комы – 1 кг 100 г.

Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә салырга. Шуның өстенә 11 литр салкын су салып, кайнап чыкканда 6 әфлисунны иттарткычтан чыгарып өстәргә. Кабаклар изелә башлагач, 1 кг 100 г шикәр комы салып кайнатырга. Сүндереп, вак тишекле дуршлаг аркылы сөзеп, 2 аш кашыгы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Стерильләштергән банкаларга тутырырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев