Кабактан тәмле рецепт
Кабактан пешерелә торган киң таралган ризык — ул кабак бәлеше.
Аны ашап карамаган кеше юктыр дип уйлыйм. Кабакка дөге яисә тары ярмасы кушыла, кайбер якларда йөзем дә салалар, кемдер күрәгә белән караҗимеш тә өсти. Шулай да, күп кеше: «Кабакны малларга ашатабыз», - ди.
Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Гүзәл Гыйззәтуллина гаиләсенең иң яраткан сые — кабак бәлеше икән. «Кабакны бик яратып ашыйбыз, бигрәк тә бәлешен. Моның өчен бакчадан иң өлгергән, иң сары кабакны сайлап алабыз. Йомшак эчлеген алып, орлыкларын киптерергә куябыз. Бәлеш эченә кабакны ваклап турыйбыз да пешерелгән тары ярмасы кушабыз. Аннары күп итеп атланмай салып, табага җәелгән камыр өстенә салабыз. Орлыкларын кояшта киптереп, көнбагыш урынына ашыйбыз. Калганын киләсе елга утыртырга җыеп куябыз», — диде Гүзәл ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев