Кәбестә пирогы рецепты
Камыр өчен: 1стакан җылы сөт, 0,5 стакан су, 100гр ак май, шикәр комы, тоз тәменчә, 1 аш кашыгы чүпрә, он кирщк булачак.
Кәбестәне турыйбыз,суган ,тоз, үсемлек мае, бераз су салып сүрән утта парландырып пешерәбез. Пешкәч эчлегебезне бераз суытабыз. Җәймә җәябез табага куеп эчлекне ягабыз, өстенә мәк сибәбез, өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз. 35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев