Карала башлаган банан зыянлы
Артык өлгергән, карала башлаган бананнар балалар өчен зыянлы булырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
Табигый әчү процессы нәтиҗәсендә мондый бананнарда спирт барлыкка килә: яшел бананнарда ул юк, өлгергәннәрендә — бик аз, ә менә караланганнарында алкоголь һәрвакыт була.
Белгечләр ассызыклаганча, мондый бананнарны бары тик пешереп яки кыздырып кына кулланырга ярый — җылылык тәэсирендә спирт парга әйләнә. Шуңа күрә аларны турыдан-туры ашарга түгел, ә ризык пешерү өчен файдалану отышлырак.
Шуны да истә тотарга кирәк: кабыкта вак кара таплар куркыныч тудырмый. Әмма кабыгы тулысынча каралган банан черү процессы башлануын күрсәтә. Мондый продуктны артык куллану эчәклек системасына һәм бавырга зыян салырга мөмкин.
Чыганак:шәһриказан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев