Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Карбызны ничек сайларга?

Август – карбыз һәм кавын сатып алу өчен иң шәп вакыт. Арада иң сусылын, иң өлгергәнен, димәк, иң тәмлесен сайлап алу серләрен искә төшереп үтәбез.

Табына карап

Җирдә яткан ягында саргылт яки әфлисун төсендәге табы була. Җетерәк төстәге таплысы әйбәтрәк. Шулай да бер кырые тулысынча тап белән капланганын алмагыз. Җиләкнең (карбыз – җиләкнең бер төре) җирдә озак ятканын күрсәтә бу. Димәк, артык өлгергән: суланып балсызланган яки әче тәм кергән.

Табындагы эзләренә карап

Карбыз табында алмадагы ботак эзләрен хәтерләткән коңгырт яки аксыл төстәге буразналарга игътибар итегез. Әлеге эзләр никадәр күбрәк һәм караңгырак төстә булса, җиләкне бал кортлары һәм башка бөҗәкләр шуның кадәр әйбәтрәк серкәләндергән, дигән сүз. Мондый карбыз гадәттә шикәрләнеп, кетердәп тора һәм искиткеч тәмле була. Тулышып өлгергәнендә буй-буй сызыклары бик җете һәм контраст төстә була.

Зурлыгына карап

Уртача яки зуррак үлчәмдәгесен алу әйбәтрәк. Шулай да авырлыгы 10–12 килодан артмасын. Кечкенәсе өлгереп җитмәгән яки күләгәдә өлгергән булырга мөмкин. Мондый карбызның тәме дә әллә ни түгел, туклыклы матдәләре дә аз.

Тавышын тыңлап

Карбыз чама белән 80 процентка судан тора. Бармак белән шакылдатканда чыккан тавыш никадәр яңгыравыклы булса, шуның кадәр өлгергәнрәк. Ә иңде саңгырау тавыш йомшагының бик үк сусыл түгеллеген аңлата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев