Картаймауның 5 сере
Ун яшькә яшьрәк күренергә телисезме? Белгечләрнең бу җәһәттән киңәшләре болайрак.
* Көнчелек, үпкә-рәнҗеш хисләрен, кыскасы, барлык тискәре кичерешләрне күңелегездән алып ташларга тырышыгыз. Юктан да сөенә белә торган, шат күңелле, тормыш сөючән, эчкерсез кешеләр тиз картаймый.
* Сигез сәгатьлек йокы. Әйбәт йоклаган очракта гына стресска каршы торырга, кәеф күтәренкелеген, йөз-кыяфәтнең матурлыгын сакларга мөмкин.
* Дөрес туклану. «Нәрсә ашасак, шуннан торабыз» дигән гыйбарәне онытмагыз. Тәм-томны, ысланган, тозлы, кыздырылган ризыкларны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Яшелчә, җиләк-җимеш, ботка, әче сөт ризыкларын күбрәк ашагыз, үләнле чәйләр эчегез. Организм ныгыячак, эчке әгъзаларның эше көйләнәчәк һәм йөз-кыяфәтегез дә һичшиксез яхшырачак.
* Күп итеп су эчү. Көненә 2 литрга кадәр су эчегез. Су тән тиресенең картаймавына, организмнан токсиннарның чыгарылуына ярдәм итә.
Чыганак: ватаным татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев