Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Кояш сугу инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра

Җәй челләсез булмый. Чамадан тыш эссе көннәрдә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Казандагы Тимер юлчылар хастаханәсенең югары категорияле табиб-терапевты Ләйсән Шәйхуллина белән шул хакта сөйләштек.

– Җәйге челләдә кемнәргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк?

– Югары температура кеше организмына бик начар тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары булган кешеләр мондый көннәрне аеруча авыр уздыра. Өлкән яшьтәге, хроник авырулы кешеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Организмның сусызлануы аркасында кан тамырлары киңәя. Артык эсселек инсульт, инфаркт китереп чыгара ала. Үлем-китем куркынычы да арта. Шикәр чире, кан тамырлары авырулары, хроник обструктив бронхитлы кешеләр җәйге челләдә бигрәк тә интегә. Артык авырлыгы булган, йокы даруы эчкән, Паркинсон авырулы, хәмер белән мавыккан кешеләр дә эссе көннәрдә кыенлык кичерә.

– Кешегә эссе сукканын каян белеп була?

– Кояш сукканда кан тамырлары киңәя, кан куера. Бу инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Эссе сукканда хәл китә, баш әйләнә, косасы килә, күз аллары караңгылана. Йөрәк еш тибә, кеше еш-еш сулый башлый, аңын да югалтырга мөмкин. Шуңа күрә беренче билгеләр күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Сап—салкын су эчәргә, салкын туңдырма ашарга ярыймы?

– Температураның кисәк үзгәрүе организмга начар тәэсир итә. Кан тамырлары өчен бу аеруча зыянлы. Температураны кисәк үзгәртү аркасында инсульт, инфаркт та килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә эсседә бүлмә температурасындагы су эчәргә кирәк.

Кояш астында озак йөрсәң, яман шеш барлыкка килә. Ультрашәмәхә нурлар тәнгә бик начар тәэсир итә. Әйләнә-тирә пычрак булган хәзерге заманда бигрәк тә. Шуңа күрә кояш астында озак йөрү аркасында тире яман шеше (меланома) пәйда булырга мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев