Колагың сызласа, ярангөл яфрагы ярдәм итә
Колак сызлау - күпләрдә күзәтелгән авыру. Ул, гадәттә, салкын алдыру нәтиҗәсе буларак барлыкка килә, ә инде хроник төс алса, мизгелле кискен вируслы инфекциялар, кизү үткәргәннән соң йончыта.
Чирне дәвалау өчен даруханәләрдә төрле препаратлар җитәрлек, әмма гел генә дару, аеруча антибиотик куллану да әйбәт түгел. Халык давасы алымнары кеше организмына зыяны аз булуы белән отышлы. Мәсәлән, колак сызлаган очракта гади генә ярангөл (герань) яфрагы бермә-бер килешә. Гөлнең бер генә бөртек яфрагын алып, көпшә кебек итеп төрегез дә, колак эченә тыгыгыз.. Үтә нык төпкә җибәрмәгез. Сызлау басылгач, яфракны алып ташлагыз. Көненә берничә тапкыр кабатларга мөмкин.
Игътибар: ярангөлгә аллергия булган очракта бу халык дәвасы белән кулланырга ярамый. Башка җәһәттән чикләүләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев