Кычыткан ашы пешерәбез
Кычыткан ашы язгы авитаминоздан котылырга ярдәм итә, энергия бирә. Кычыткан яфрагында А, В, С, Е, К витаминнары, макро- һәм микроэлементлар комплексы бар. Организмны шлаклар, токсиннардан чистарта, холестерин күләмен киметә. Ләкин бу аш кан басымы югары булган кешеләргә һәм булачак әниләргә ашарга киңәш ителми.
Сезгә кычыткан ашы рецептын тәкъдим итәбез.
Ашны пешерү өчен 2 литр шулпа, 1 суган, 1 кишер, 200 грамм кычыткан, 1 бәрәңге, 3 йомырка һәм он кирәк булачак.
Кычытканны салкын суда берничә тапкыр юарга, аннары эре итеп турарга һәм кайнар суда пешекләп алырга. Кишерне, бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турарга. Барысын да кайнап торган шулпага салырга, шунда ук кычытканны салып, 20 минут пешерергә. Бер йомырка сарысын он белән болгатып, умач ясарга. Ике йомырканы һәм бер йомырка агын тугларга, шулпага салырга. Соңыннан умач салып, тагын 3-4 минут кайнатырга. Әзер кычыткан ашын каймак яки катык белән табынга бирергә мөмкин.
Ашыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев