Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Кычытканның файдасы

Кычыткан А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай. Кальций, йод, калий, тимер, марганец та бар.

 

Кычыткан буыннар сызлаганда, бөердә таш булганда, сидек юллары авырулары вакытында да ярдәмгә килә. Кычытканлы чәй ашкайнату трактын чистарта, иммунитетны күтәрә.

Подагра, артрит, невралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс ярдәм итә. Аның өчен җитен тукыманы кычыткан төнәтмәсендә чылатып, сызлаган урынга куеп торырга кирәк. Кычыткан төнәтмәсе тәндәге җәрәхәтләрне төзәтә, чәчне үстерә, чәч коелуны туктата. Аны ясау өчен бер уч кипкән яки яңа гына өзгән үләнне кәстрүлгә салып, 1 стакан кайнар су коярга һәм кайнатып чыгарып, 15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Аннары тагын ярты сәгать тастымал белән каплап торгач, суытканнан соң сөзеп кулланалар. Шифасы булсын өчен, кычыткан төнәтмәсен ике атна дәвамында көнгә өч тапкыр ашар алдыннан бер аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк.

Сак булыгыз! Кычыткан канны куерта. Шуңа күрә кан басымы югары булган кешеләргә, атеросклероздан интегүчеләргә аны кулланырга ярамый. Йөкле хатын-кызларга да сак булырга кирәк. Шешләре булган кешеләргә дә составына кычыткан кергән дару, төнәтмәләр куллану тыела.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев