Кыяр маринадлау
Стерильләштергән банка төбенә барлык саналган әйберләрне салып (уксустан башкаларын), кыярларны яхшылап юып банканы тутырырга кирәк.
Бер банкага кирәк:
1 аш кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
3 аш кашыгы 9%лы уксус
2 зонтик укроп
1 лавр яфрагы
4 карлыган һәм 4 чия яфрагы
Хрен яфрагының бер өлеше
5 бөртек хуш исле борыч
5 бөртек кара борыч
1 тырнак сарымсак
1 чеметем горчица орлыгы
- Су кайнатып салып 10 минут тоттым. Кире мискигә агыздым да кайнатып банкага салдым, 7 минут тотып кире мискигә агызып кайнатырга куйдым. Су кайнаган арада банкага тоз һәм шикәр комын салдым, банканы кайнап торучы су белән тутырып, иң өскә уксус салып банкаларны каплап, астын өскә әйләндереп юрган астына куйдым.Аннан суынгач кына алып базга куям.
Рецепт Гөлнур Салиховадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев