Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Лаймның файдалы яклары

Лаймда С, В, А витамины, калий, кальций, фосфор, тимер, тиамин, рибофлавин, пектин күп. Лаймны йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен тәкъдим итәләр.

Составында аскорбин кислотасы һәм калий булу сәбәпле, лайм кан тамырларының стенкаларын ныгытырга сәләтле. Лайм тешләрне кариестан һәм зарарлы катламнардан саклый. Лаймда пектин бар, ул безнең организмнан агулы матдәләрне чыгаруга ярдәм итә.

Бу яшел җимештәге эфир майлары аппетитны, ашказаны согы җитештерүне арттыра, шуның белән ашкайнатуны һәм эчәклек перистальтикасын стимуллаштыра. Шуңа күрә көнчыгыш кухнясы һәрвакыт төшке һәм кичке ашка төрле соуслар урынына  лайм тәкъдим итә.

Лаймдагы эфир мае томау белән көрәшергә ярдәм итә. Лайм иммунитетны ышанычлы ныгыта, салкын тию авыруларын җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә һәм савыгуны тизләтә.

С витамины күп  булу сәбәпле  лайм начар холестерин дәрәҗәсен төшерә, атеросклероз үсешен кисәтә, картаю процессын акрынайта, тиренең эластичность һәм сыгылмалылыгы бәйле булган махсус коллаген аксымы барлыкка килүне стимуллаштыра.

Лаймны медицинада герпес, папиллома, бизгәк, салкын тию авыруларын, авитаминоз, югары кан басымын дәвалаганда да кулланалар. Бөер авырулары вакытында лайм суын чәйгә өстәп тә эчәләр. 

Чыганак: травница

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев