Лилияләр ике тапкыр чәчәк ата
Киңәш: «Азиатская» төрендәге кыскарак сабаклы лилия алырга тырышыгыз. «Восточная» лилия суык кышларда өшергә мөмкин. Хәзер безнең климатка чыдам гибридлар күп. ОА-гибрид, ЛА-гибрид яхшы кышлый.
Җәй дәвам итә, лилияләргә чират җитте. Лилияләрне яратам, озак чәчәк атмаулары гына эчне пошыра. Үзем соңгы 4 елда лилияләрнең ике тапкыр чәчәк аттырам. Мартта өйдә чәчәк атканнан соң суганчаларын киптереп, июньнәрдә бакчага утырам. Алар киләсе елга июль аенда бакчада сөендерәчәк. Шундый конвейер. Өйдә үстерү өчен көзен бакчагыздан берничә суганча казып, коры пычкы чүбе белән аралаштырып пакетка салып суыткычка куя аласыз. Суганчалар февральләрдә уяначак, биегрәк чүлмәккә утыртып тәрәзә төбенә куегыз. Шулай 8 мартка үзегезгә букет ясый аласыз. Бу инде лалә букеты гына түгел! Февральләрдә зур сәүдә нокталарында арзанрак бәягә үргән суганчалар да табарга була. Үзегездә булмаган төсне, сортны алып өйдә чәчәк аттыра аласыз. Бер айда тишелеп чыгып чәчәк атарга җитешә.
Чыганак: Бакча төркеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев