Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Отиттан ничек сакланырга?

Россиядә 10 миллионнан артык кеше колак ялкынсынудан (отит) интегә. Вируслы чирләр баш калкыткан чорда аеруча еш күзәтелә ул, ди белгечләр. Ник дигәндә, отит еш кына салкын тиеп яки грипп белән озак авырганнан соң да пәйда була ала. Аннан ничек сакланырга? Табиб-оториноларинголог Карина Әхмәтҗанова шул уңайдан киңәшләрен бирде.

Отит, гадәттә, колакка төрле бактерия, вирус, гөмбәчек эләгү аркасында барлыкка килә. Колак аллергия, атмосфера басымы үзгәрү, талпан кадалу нәтиҗәсендә дә ялкынсынырга мөмкин. Артык чисталык та әлеге чирне китереп чыгара ала. Күпләр, аз гына колак сагызы күренүгә, аны чистартырга тырыша. Ә бит колак сагызы аны күпмедер дәрәҗәдә тышкы йогынтылардан саклый. Колак чистартканда тире зарарланган очракта да отит барлыкка килә ала.

Отит вакытында колак шешә, кызара. Ул гына да түгел, сызлый, кычыта, шаулый, тән температурасы да күтәрелә. Кеше начар ишетә башлый. Отит белән авырган кешедә күңел болгану, косу, баш әйләнү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Отит балалар арасында күбрәк очрый. Ник дигәндә, аларның колак көпшәсе кыскарак була. Шуңа күрә аның аша урта колакка үлек тә бик җиңел эләгә. Сабыйлар арасында йоткылык өсте бизе шешү (аденоид) дә еш күзәтелә. Андый сабыйлар отитны аеруча авыр уздыра.

Кайберәүләр колак сызлаганда анда сарымсак, каланхоэ яфрагы тыга. Әмма колакның ни сәбәпле сызлавын төгәл ачыкламаган килеш, аларның берсен дә кулланырга ярамый. Мисал өчен, колак гөмбәчек эләгү аркасында авырта ди. Бу очракта колакны чистартып, зарарланган урынны киптерергә кирәк. Ә каланхоэ яфрагы исә аны, киресенчә, дымландырып кына торачак. Димәк, колак сызлау да көчәйгәннән-көчәя генә барачак дигән сүз. Колак үлекләгәндә анда җылытылган тоз куеп торучылар да очрый. Бу – шулай ук зур хата. Шуңа күрә колак сызлауны үзлегеңнән генә җиңәргә тырышырга ярамый. Беренче билгеләре сизелүгә үк, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160395/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев