ПАРКОВКАДА ЯЛГЫШ МАШИНАҢНЫ БӘРСӘҢ, НИШЛӘРГӘ?
Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән: — Сезнең очракта евроберкетмә тутыру мөмкин түгел.
Чөнки моның өчен авариядә ике машина катнашкан булу шарт. Әгәр автомобилегезгә КАСКО иминиятләштерүе ясаткан булсагыз, аның шартлары нигезендә, килгән зыянны компенсацияләргә мөмкин икән, бу очракта ЮХИДИ хезмәткәрен чакыртып, документлар рәсмиләштерергә кирәк. Шулай ук инспектор белән телефон аша сөйләшеп, документларны юл-патруль хезмәте постында йә ЮХИДИ идарәсе бүлекчәләрендә рәсмиләштерергә була. Әгәр документлар таләп ителми икән, машинагыз башка кеше милегенә зыян китермәсә, беркая хәбәр итәргә кирәкми, автомобилегезне үз акчагызга төзәтергә туры киләчәк.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев