Пионның чәчәк атмау сәбәпләре
Файдалы киңәшләр

Пионның чәчәк атмау сәбәпләре

Пионны бер урында ун елдан артык үстермәсәң яхшырак, чөнки ул тыгызлана- бүләргә кирәк.

* Тирән утырту

* Язын азотлы ашламаларны куп бирү. Пион әче туфракны яратмый, аз гына селтерәк туфрак кирәк. Көл сипсәгез әйбәт.

* Киләсе елны ничек чәчәк атачагы быелгы тукландырудан тора. Гадәттә, чәчәк атып бетергәч пионнарны онытабыз. Июльдә комплекслы ашлама белән тукландырырга кирәк. Яфракларын көз уртасында гына кисәсе.

* Кояш житмәү, пион күләгәле урында чәчәк атмый

* Картаю. Чәчәк атуы начарлангач, берничә төпкә бүлеп яңа җиргә утыртырга.  


Нет комментариев