Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Сарымсак остеохондроздан коткара

Сарымсак остеохондроздан коткара.300–400 грамм сарымсакны чистартып, иттарткычтан чыгарып, бер литрлы банкага салырга һәм тулганчы үсемлек мае өстәргә. Аны ике атна караңгы урында төнәтергә, ара-тирә болгаткалап торырга кирәк.

Аннары шуны 4 кат марля аша сөзеп, сарымсаклы майны остеохондроз вакытында авырткан урыннарга, артроз вакытында буыннарга сөртергә мөмкин. Әлеге шифалы катнашманы йоклар алдыннан сөрткәч, полиэтилен пакет каплап, җылы шәл яки шарф белән урап, иртәнгә кадәр тотарга кирәк. Бу процедураны хәл җиңеләйгәнче кабатларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев