Гел суган ашыйсың килсә - холестериныңны тикшерт
Файдалы киңәшләр

Гел суган ашыйсың килсә - холестериныңны тикшерт

Суган ашыйсы килү организмда холестеринның югары булуына ишарә булырга мөмкин икән. Суган һәм сарымсак канны сыеклатырга ярдәм итә, кан тамырларын чистарта, тромблар барлыкка килүгә комачаулый.

Күп итеп суган, сарымсак ашаучыларга холестеринга анализлар тапшырырга һәм, әгәр диагноз расланса, тиешле дәвалау алырга кирәк.

Шулай ук ачы ризыкларга тартылу эндокрин системасы дисфункциясе, гельминтоз, ашказан-эчәк органнары авырулары, кан басымы күтәрелү һәм төшү, махмырдан интегү, депрессия вакытында да булырга мөмкин.

Чыганак:мәйданжурналы


Нет комментариев