Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Татарстанда еланнарның активлашу чоры - табиб киңәшләре

Еланнар активлашкан. Шул уңайдан белгечләр, бакчада эшләгәндә, урманда ял иткәндә, аеруча игътибарлы булырга чакыра. Шул уңайдан, без район хастаханәсе табиб - эпидемиолыгы Айгөль Гайнетдинова белән сөйләштек.

- Айгөль Накиповна, районда елан чагу очраклары бармы?

- Әйе, быел елан чагу очрагы  Теләче районында  да теркәлде.  Бер очрак май башында ук булды. Елан беркайчан тик торганнан чакмый, ул үзен яклый гына. Куркыныч тойган вакытта гына агрессия күрсәтә. Шуңа күрә зиратта булсынмы, бакчадамы, кая басканны, кая кул сузганны карарга кирәк. Җиләк сезонында һәм бакча эшләре вакытында елан чагу очраклары бигрәк тә арта.

– Табиблар  килгәнче елан чаккан кешегә ничек ярдәм итәргә була?

– Иң беренче эш итеп елан тешләгән урынны чиста су белән юарга яки яки бактерияләргә каршы салфетка белән эшкәртергә кирәк. Гел сыеклык эчәргә тырышыгыз, чөнки шеш үсә бара һәм кан басымы төшәргә мөмкин, ә бу инде кешенең тормышына куркынычы яный дигән сүз. Тиз арада медицина пунктына мөрәҗәгать итегез яки ашыгыч медицина ярдәме чакырыгыз. Беренче билгеләр, әлбәттә, чаккан урынга бәйле. Әгәр аскы очлык булса, шеш тиз күтәрелә, бу гиперемия, ягъни без шунда ук кызаруын күрәбез һәм шул урында температура күтәрелә. Шуны әйтәсем килә: елан тешләгән урында ике теш эзе көтәргә кирәкми. Шешү сәбәпле, ул күренмәскә мөмкин.

– Ә нәрсә эшләргә ярамый?

– Һич кенә дә  тешләнгән урыннан өстә жгут салырга кирәкми. Тешләнгән урынны кисмибез, суытмыйбыз, алкоголь эчмибез, ул агуны нейтральләштерә дигән сүз миф. Шулай ук, тешләнгән урынны тынычлыкта калдырырга кирәк. Бу очлыкларга йөкләнеш беренче сәгатьләрдә никадәр күбрәк булса, шеш шулкадәр югарырак күтәрелә һәм пациентның кан басымы төшү куркынычы да арта. Кызганычка каршы, мондый пациентлар реанимация бүлекләренә китереләчәк. Шунысын да истә тотарга кирәк: кызу һава торышы булганда шеш тагын да көчәя.

Белгеч әйтүенчә, безнең республика шартларында кешеләр өчен ике төрле елан – гади һәм дала кара еланы куркыныч тудыра. “Әдәби мәгълүматларга караганда, яз көне еланның төкрек бизендә агу микъдары күбрәк була, чөнки кышкы йокы вакытында аларны сарыф итү ихтыяҗы юк. Алга таба, еланнар туклана башлагач, агу күләме кими, әмма агуының тәэсире югары калачак. Елның теләсә кайсы вакытында саклык күрсәтергә, табигатьтә игътибарлы булырга кирәк. Сөйрәлүчеләр белән очрашуның нәтиҗәсе сезнең үзегездән тора. Сак булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев