Тирне кием җиңе белән сөртмәгез!
Файдалы киңәшләр

Тирне кием җиңе белән сөртмәгез!

Хатын-кызлар җәйге бакчада иң зур дошман – кояш нуры дип уйлый. Ләкин косметологлар моның белән килешми: кояш куркынычлар исемлегендә өченче урында гына.

Тирне кием җиңе белән сөртмәгез!
Тир – гади тозлы су гына түгел, ул организмнан чыккан калдыклар концентраты. Аны кием чите яки тукыма яулык белән сөрткәндә, сез пычракны һәм үсемлек серкәләрен тире күзәнәкләренә ышкып кертәсез. Бер-ике көннән йөздә вак сыткылар чыгуның сәбәбе әнә шунда.

Ничек дөрес? Тирне кулъяулык белән түгел, бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфетка белән генә сеңдереп алыгыз. Ә иң яхшысы – бакчада үзегез белән термаль су йөртегез. Аны йөзгә сиптереп, салфетка белән тидереп-тидереп кенә сөртегез, тузан да сеңмәс, тире дә тынычланыр.

Чыганак:сөембикә


Нет комментариев