Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Туңдырманы күпме ашарга ярый?

Диетологлар фикеренчә, бер утыруда 100 граммнан артык туңдырма ашамаска, ә аны атнага бер-ике тапкырдан ешрак рационга кертмәскә киңәш ителә.

Белгечләр искәрткәнчә, туңдырма да башка тәм-томнар кебек үк дөрес кулланылганда гына зыян китерми. Шуңа күрә десерт белән артык мавыкмаска һәм баланслы туклану кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Шул ук вакытта классик туңдырмага файдалырак альтернативалар да бар. Алар арасында җиләк-җимеш бозы, сорбет һәм өй шартларында әзерләнгән туңдырма аеруча популяр. Сорбет – сөт, май һәм шикәр кушмыйча әзерләнгән туңдырылган җиләк-җимеш боламыгы. Ул җиңелрәк десерт булып санала һәм калориясе дә түбәнрәк.

Белгечләр әйтүенчә, дөрес сайланган десерт сәламәтлеккә зыян китерми генә түгел, ә җәйге эссе көннәрдә кәефне дә күтәрә ала.

Чыганак:шәхриказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев