Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Уразаны кемнәр тотарга тиеш?

Динебез күзлегеннән караганда, балигъ булуга ирешкән мөселман (егет һәм кыз) аек акылда булса һәм мөселманнар булса, алар барысы да ураза тотарга тиеш.

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаганнар да бар, бу турыда имамнар белән киңәшләшү кирәк.

Сәхәр ашагач әйтелә торган дога “Нәүәйтү ән әсумә саумә шәһри рамаданә минәл-фәҗри иләлмәгъриби халисан лилләһи Тәгалә”. “Аллаһ Тәгалә өчен ихлас ният кылдым Рамазан Уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчы”.

Авыз ачкач әйтелә торган дога “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирли йәә гаффәәрү мә каддәмтү үә мә әххартү”. “Әй Аллаһы, бу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авызымны ачтым. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһы, минем әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да гафу ит”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев