Зәңгәр мәтрүшкәнең файдасы
Мәтрүшкәле чәйне кем генә яратмый икән?Әле дә ул халык медицинасында еш кулланыла.
Зәңгәр мәтрүшкәнең составында аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга, аны нерв авыруларына каршы кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тоталар. Соңыннан суытып сөзеп куела.
Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә дә эчәргә була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкә бик файдалы. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салып, каплап куярга кирәк. Ләкин мәтрүшкә зыянлы да булырга мөмкин. Аның төнәтмәләрен йөклелек вакытында бөтенләй эчәргә ярамый.
Шулай ук мәтрүшкәле чәйләрне ирләргә озак куллану киңәш ителми, чөнки ул потенциягә начар йогынты ясый. Табиб киңәшеннән башка үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.
https://vk.com/xezmet_baltasi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев