Зелпе дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле
Иң иртә өлгерә торган бу җимешнең сәламәтлек өчен файдасы зур.
Зелпенең (жимолость) халык медицинасына җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Бакчада иң иртә өлгерә торган файдалы җимешнең, язны, витаминнарның җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме зур. Аларда шактый гына микъдарда С витамины, 4,5 процентка кадәр шикәрләр һәм бер процентка кадәр органик кислоталар була. Тәмле әчкелтем җимешләрне яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.
Зелпе дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты — төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә кайнатмасы төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яңа җыелган зелпе җимешләре салып пешерелгән чәй тәмле дә, файдалы да. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.
Зелпенең җимешләрен өлгереп җиткәч, ә яшь ботакчыкларын, яфраклары белән бергә, чәчәк ату вакытында җыялар. Яшь ботакларын күләгәдә киптерәләр. Бакчагызда зелпе үсми икән, бу куакны язын утыртырга тырышыгыз. Җимешне мул бирсен өчен ике-өч куакны рәттән утыртырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев