Татарстанның көнчыгыш районнарында көчле кар явуы көтелә. Республикада шторм турында кисәтү гамәлдә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан һәм Башкортостан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда яшәүчеләрне юлларда һәм урамнарда йөргәндә сак булырга чакыралар. Синоптиклар фаразлавынча, буран вакытында күрү мөмкинлеге республиканың көнчыгыш районнарында 500-1000 метрга кадәр һәм калган территорияләрдә 1-2 км га кадәр кимергә мөмкин.
Нет комментариев