Караңгыда юлда сак булыйк
Район яңалыклары

Караңгыда юлда сак булыйк

Көзге-кышкы чорда көннәр кыскара, караңгы тиз төшә. Җәяүлеләргә юлда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләр өчен киңәшләр:
-Киемегездә яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) кулланыгыз. Алар машина йөртүчеләргә сезне ерактан күрергә ярдәм итә.
-Юлны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгыгыз.
- Юл аша чыкканда телефонга карамагыз, колакчыннарны алып куегыз.
-Юлны кичкәнче, як-ягыгызга карагыз һәм машиналарның туктаганына инаныгыз.
-Тротуар булмаган юлларда транспорт хәрәкәтенә каршы юнәлештә йөрегез.

 

Үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеге өчен юлда сак булыйк!


Нет комментариев