Татарстанда грипп белән авыручылар саны артмый
В республике

Татарстанда грипп белән авыручылар саны артмый

Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру буенча тотрыклы эпидемиологик вәзгыять саклана. Ел дәвамында республикада ОРВИ һәм гриппның 11 730 очрагы теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан 27,9% ка түбәнрәк, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның төбәк идарәсе.

Ведомство мәгълүматлары буенча, авыру дәрәҗәсе алдагы атна белән чагыштырганда үзгәрмәгән диярлек. Ачыкланган очраклар арасында гриппның сигез очрагы теркәлгән. 

Республикада гриппка каршы прививкалар ясау кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта вакцинацияне Татарстанда яшәүче 900 меңнән артык кеше узган. 


Нет комментариев