Баландыш мәктәбенең яшь бадминтончылары БДБ илләренең XIII Халыкара спорт фестивале чемпионнары булды.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең бадминтончылар командасы Теләче районы һәм бөтен республика өчен чын горурлык булды. 2-6 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә узган БДБ илләре арасында узган XIII Халыкара спорт фестивалендә яшь спортчылар ышанычлы җиңү яуладылар. Спортның 6 төре буенча ярышларда бердәмлекнең 10 иленнән (Россия, Беларусь, Абхазия, Азербайджәрбәйҗан, Казахстан, Приднестровье, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Молдова) 450дән артык атлет катнашты.
<iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456243029" width="426" height="240" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Ярыш йомгаклары буенча Җаббаров Алмаз Фоат улы, Җаббаров Фәридә, Саруханян Милена, Гайнетдинов Рәсүл , Сафин Булат команда зачетында алтын медальләр яулап, мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелделәр.
Спортчыларыбызны һәм аларның остазын җиңүләре белән котлыйбыз!
Нет комментариев