Юбилее белән котладылар
Безгә язалар.
– Шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп узган, Бөек Ватан сугышы башланып 3-көн узгач дөньяга килгән, Ямбулат 7 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң яшьтәшләре арасыннан берүзе 15 км ераклыктагы Янсуар мәктәбенә җәяүләп йөреп өч ел укып, урта белем алган, Алабуга мәдәният -сәнгать училищесында укып китапханәче һөнәре алып лаеклы ялга чыкканчы Олы Мәтәскә китапханәчесе булып эшләгән Люция апа Имамиеваны юбилее белән котладык. Үз эшенең чын остасы булган Люция апа, бүген дә бай тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, чын остаз буларак акыллы киңәшләрен бирә. Улы гаиләсендә бик бәхетле гомер кичерүче Люция апага саулык, матур гомер телибез, -дип хәбәр итте безгә районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев