Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Күп калмый инде уракка да…

Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында - җаваплыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте, “Чулпан” агрофирмасы, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте, “Алан” акционерлык җәмгыяте һәм җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтендә үзйөрешле ашлык суктыру комбайннарының, тагылма машиналарның һәм амбар хуҗалыкларның яңа урып - җыю кампаниясенә әзерлеге буенча үзара тикшерү үткәрелде.

“Гостехнадзор”ның республика Идарәсе җитәкчесенең беренче  урынбасары Рәдис Кадыйров рәислегендәге комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Илфар Баев, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, “Алан” акционерлык җәмгыяте баш агрономы Искәндәр Шакиров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе консультанты Альбина Галиева эшләде.

Үзара тикшерү барышында комбайннарның комбайнчылар һәм ярдәмчеләр белән тәэмин ителешенә, аларның йөртү таныклыкларына, комбайн документларына, техника һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтү - үтмәүләренә, махсус эш киеме, комбайннарның кимендә  ике утсүндергеч, су, ком, кошма һәм көрәк - сәнәк белән тәэмин ителешләренә зур игътибар бирелде. Яңа ел урагына шактый вакыт булса да, әлеге эшләрне бүгеннән эшләп кую, кимчелекләрне бетереп кую зарур. Кырга чыккач, сервис хезмәтен чакыру яки ремонт остаханәсенә кире әйләнеп кайту берәүне дә бизәмәячәк. Ахыр чиктә хуҗалыкның финанс хәленә минус кына өстәячәк.

Үзара тикшерүнең барышы һәм анда яңгыраган фикерләр турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев