Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче районында мәдәният хезмәткәрләре ясалма интеллект үзләштерәләр

24 июньдә Теләче авылының «Киләчәк» яшьләр үзәге базасында мәдәният хезмәткәрләре өчен белем бирү интенсивы старт алды. «Кадрлар» милли проекты кысаларында белгечләр «Нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект буенча белгеч»юнәлеше буенча белем ала башладылар.

Курс программасы үзендә теоретик лекцияләр һәм практик дәресләрне берләштерә. Уку  дәресләренең бер өлеше лекция материалларын тыңлауны таләп итсә,  ә вебинарлар онлайн режимда үткәрелә, бу процессны максималь уңайлы итә. Белем бирү марафоны 5 августта тәмамланачак, аннан соң программаны уңышлы үзләштергән барлык тыңлаучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклыклар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев