Дәүләт хезмәтләре аккаунтын ватканда нишләргә кирәклеге турында сөйлибез
Дәүләт хезмәтләре порталын үзлзштерү мошенникларның иң киң таралган схемалары исәбенә керә. Татарстан МФЦ белгечләре шәхси мәгълүматларны яклау буенча адымлы инструкция әзерләде.
Әгәр сезнең аккаундка керүләрен сизсәгез кичекмәстән бу хәлне рәсми теркәү өчен полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм МФЦ да анда керү мөмкинлеген яңадан торгызу – моның өчен паспорт, СНИЛС һәм аккаунтка бәйләнгән телефон номеры кирәк булачак.
Шәхси кабинетка керү мөмкинлеге кире кайткач, профильдәге пароль һәм телефон номерын кичекмәстән алыштырырга кирәк. Шулай ук, шәхси битегездә банк карталары номерларын бетерергә, шикле электрон имзаларны алырга, шулай ук системадагы гамәлләр тарихын игътибар белән өйрәнергә кирәк. Бу гамәлләр сезнең исемгә кредитлар рәсмиләштерүне һәм кабат ватуны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Тулы куркынычсызлык өчен шулай ук шәхси кабинетта гариза эзләре булмаса да, кредит тарихын тикшерергә киңәш ителә. Шуннан соң барлык мөһим сервислар: онлайн-банклар, почта һәм социаль челтәрләр өчен яңа уникаль парольләр куярга кирәк.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев