Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанның җиденче шәһәр хастаханәсендә бөерләрне күчереп утырта башладылар

Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары бөерләрне күчереп утырту буенча операцияләр үткәрә башлады. Донор органын инде өч кеше алган. Бу хакта “Татар-информ”га клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Элек безнең хастаханәдә трансплантация  юнәлеше юк иде. Башта без йөрәк белән операцияләрне үзләштердек, һәм менә ел ахырында без бөерләрне күчереп утырту буенча өч операция башкардык, - дип аңлатты органнарның донорлыгын координацияләү буенча хирургия бүлеге мөдире Илдар Мусин.

Казан табибларына академик В.И. Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар Милли медицина тикшеренү үзәге белгечләре консультация биргән. Алар операцияләрдә дә катнашкан.

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев