Татарстанда яңа бүләк гамәлгә керәчәк
Татарстан хакимияте республика дәүләт бүләкләре исемлеген киңәйтергә һәм «Татарстан Республикасы буенча милли гвардиянең атказанган гаскәрләре хезмәткәре» дигән яңа мактаулы исем бирергә ниятли. «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» законга үзгәрешләр кертү хакында тиешле закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим ителде инде.
Документ нигезендә, яңа исем республиканың мактаулы исемнәренең рәсми исемлегенә кертеләчәк. Аны хәрби хезмәткәрләргә һәм Россия милли гвардиясе гаскәрләре хезмәткәрләренә дәүләт һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүдә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауда, шулай ук кадрлар әзерләүдә һәм тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен бирү күздә тотыла. Гадәттә дәгъвачы кимендә 10 ел хезмәт итәргә тиеш.
Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, инициатива Татарстанның дәүләт бүләкләре системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән һәм милли гвардия гаскәрләренең дәүләт хәрби структурасы буларак ролен исәпкә ала.
Чыганак: веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев