Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда педагоглар өчен яңа чаралар гамәлгә кертелә

2026 елның гыйнварыннан Татарстан укытучылары дәүләт ярдәменең яңа ике төреннән файдалана алачак. Туры эфир барышында бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Беренче чара - ай саен 20 мең сум күләмендә торак арендалауны компенсацияләү. Түләү төрле категориядәге 350 педагог: мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем бирү укытучылары һәм өстәмә белем бирү системасы белгечләре өчен мөмкин булачак. Бу төркемнәрнең һәркайсы өчен аерым квоталар урнаштырылачак.

Ярдәмнең икенче чарасы - 300 яшь педагог алачак 1 миллион номиналлы торак сертификатлары. Акчаларны торак сатып алганда беренчел взноска да, ипотека кредиты өлешен каплауга да юнәлдерергә мөмкин булачак.

Яңа инициативалар региональ мәгариф системасының кадрлар потенциалын ныгытырга һәм торак мәсьәләсен хәл итүдә педагогларга ярдәм итәргә тиеш.

Чыганак: казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев