Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

ТР Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар куллана торган сүзләрне атады

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оперуполномоченные Рәдис Йосыпов мошенникларның корбаннар белән аралашканда кулланган фразаларын атады.

Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр еш кына: «сезгә Украина гражданины исеменә ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән» һәм «сезнең хисаптан террорчыларга акча күчерелгән», - ди. Шулай ук «куркынычсыз счет», «акча средстволарын декларацияләү», «көзге кредит» һәм «телефон буенча дистанцион тентү бара» сүзләре куланыла. 

Йосыпов ассызыклаганча, бу терминнарны мошенниклар үзләре уйлап чыгарган. Полиция һәм башка ведомстволар хезмәткәрләре беркайчан да мондый сүзләрне кулланмый. Беркем дә видеоэлемтә буенча тентүләр үткәрми. Ышандырырлык булсын өчен җинаятьчеләр ялган документлар күрсәтә, гәрчә аларның моны эшләргә хокукы булмаса да. Көч структуралары хезмәткәрләренә гражданнар белән мессенджерлар аша аралашу тыела.

Чыганак:веститатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев