Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

Моның өчен бары тик баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга кирәк.

1 апрельдән республикада яшәүчеләр балаларны беренче сыйныфка Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама –  https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.

Электрон гариза бирү процедурасы халыкның уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Моның өчен бары тик  баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьгә тигез: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, бу сервис электрон чират түгел һәм ата-аналар мәктәпкә документларның оригиналын 5 эш көне эчендә кертергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев