Язылуны редакция хезмәткәрләре аша да  рәсмиләштерергә була
Район яңалыклары

Язылуны редакция хезмәткәрләре аша да рәсмиләштерергә була

Район газетасына язылырга онытма — ташламалы язылу бара! Бу — якыннарыгызга яхшы бүләк ясарга һәм туган ягыбыз яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдар булып барырга иң яхшы мөмкинлек.

Ташламалы көннәрдә газетага бәя шактый түбән була. Һәм  киләсе елда да туган районыбыз тормышын, кызыклы кешеләр турындагы язмаларны беренчеләрдән булып укыячаксыз.

Язылуны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә яки редакция хезмәткәрләре аша  рәсмиләштерергә була.

Үзегез язылыгыз һәм күршеләрегезгә, туганнарыгызга да бу турыда искә төшерегез. Районда чыгып килүче бердәнбер басманы бергәләп саклап калыйк!


Нет комментариев