Әлегедәй чаралар интеллектуаль сәләтне үстерә
Район яңалыклары

Әлегедәй чаралар интеллектуаль сәләтне үстерә

Иске Җөри урта мәктәбендә шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды.

Чараның мактаулы кунагы — майор, хәрби очучы, Теләче районы Әтиләр советы рәисе Рәис Нуретдинов булды. Аның катнашуы ярышларда катнашучылар өчен аерым бер мәртәбә булды.

Киеренке Интеллектуаль көрәш йомгаклары буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

- абсолют чемпион – Фәләхиев Мостафа

-икенче һәм өченче урыннарны Маннанов Инсаф белән Фәттахова Алия бүлеште.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз! 

Мондый чаралар интеллектуаль сәләтләрне үстереп кенә калмый, җиңүгә омтылыш, көндәшкә хөрмәт һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылыш та тәрбияли.


Нет комментариев