Теләче районы «Татарстан - безнең йорт» фестиваленең Гала-концертында балкыды
Район яңалыклары

Теләче районы «Татарстан - безнең йорт» фестиваленең Гала-концертында балкыды

Бүген республикада мөһим мәдәни вакыйга — «Татарстан-безнең йорт» Республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты булды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәмнең төп мәйданчыгы Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры булды.

Чара Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында узды. Алар районнарның төбәкнең мәдәни күптөрлелеген саклауга керткән өлешен югары бәяләделәр. Теләче районыннан   Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин  җитәкчелегендә делегация дә бар иде. «Татарстан-безнең йорт» фестиваленең бәйрәм Гала-концерты кысаларында һөнәри артистлар белән беррәттән сайлап алу этаплары җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Программаның якты бизәге райондашыбыз Руслан Кабиров чыгышы булгандыр - ул Лауреат исеменә лаек булды.

  

«Халык җыры» номинациясендә «Наз» вокаль ансамбле дә ( җитәкчесе — Әлфия Поташова ) лауреат дипломы белән бүләкләнде. 
 


Нет комментариев