Татарстанда узган тәүлектә Кама, Идел һәм Зөядә кече судно йөртүчеләренең ориентацияне югалтулары турында алты хәбәр килде. Сәбәбе көчле томан. Авыр хәлдә калганнар барысы да ярга исән-имин барып җиттеләр, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Ике судно йөртүче мөстәкыйль рәвештә ориентлаша һәм коры җиргә кайта алган. Тагын алты өлкән һәм ике балага җирле балыкчылар ярдәм иткән. Ике кешене Югары Ослан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре һәм Татарстан ПССНЫҢ 2 нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары тапкан.
Республиканың УГМС фаразлары буенча, якын көннәрдә томан сакланачак, шулай ук кар белән яңгырлар көтелә. Әгәр йөзгәндә томан килеп чыкса, ярга таба барырга һәм шунда калырга кирәк.
Нет комментариев