Татарстанда миллиардерлар саны арткан
В республике

Татарстанда миллиардерлар саны арткан

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда елына 1 млрд сумнан артык керемле 43 кеше исәпләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада миллиардерлар саны ел саен арта. Әйтик, 2024 елда алар 39, ә 2023 елда-30 республика кешесе булган.


Нет комментариев