Аңлашабыз дуслык телендә
Район яңалыклары

Аңлашабыз дуслык телендә

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге дата 1612 елгы тарихи вакыйгалар белән бәйле. Ул безне бердәм булырга, ата бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Россия – күпмилләтле дәүләт. һәр халыкның үз теле, мәдәнияте, гореф - гадәтләре, тарихи мирасы бар. Шушы төрлелек илебезнең байлыгын тәшкил итә.  Татарстан Республикасы - халыклар дуслыгы һәм милләтара татулыкның матур үрнәге. Республикада татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре үзара аңлашып, бер - берсенең мәдәниятен хөрмәт итеп яши.

Теләче районы да күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, үзенең милли традицияләре, рухи байлыгы һәм хезмәт сөючән халкы белән аерылып тора. Районда төрле милләт вәкилләре бер гаиләдәй тату яши, бергә хезмәт куя, туган төбәгебезнең үсешенә зур өлеш кертә. Хәзер Теләчедә 14 меңгә якын кеше яши. Милли состав буенча халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Шулай ук районда руслар, үзбәк, таҗик, төрекмән, әрмән, мари халкы да яши. 

Зарнигор Ботабаева Россия Федерация Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлегендә тантаналы ант бирде.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 ноябрь көнне, Иске Җөри авылында яшәүче, ике бала тәрбияләүче Зарнигор Асмедин кызы Ботабаева Россия Федерация Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлегендә тантаналы ант биреп, Россия Федерациясе гражданлыгы алды. Чарада Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ленар Рәфыйков һәм  миграция бүлеге җитәкчесе Надежда Ипкеева катнашты. 

Шунысы игътибарга лаек, Зарнигорның әтисе Асмедин Украинада барган махсус хәрби операция ветераны.Төрле дәрәҗдәге тән җәрәхәтләре алган сугыш ветераны бүген “Киләчәк” яшьләр үзәгендә хезмәт куя.


Нет комментариев